Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Таиланд Сабан туенда кунаклар татар халык ашлары һәм иҗат коллективлары белән танышкан
Таиландта дүртенче тапкыр уздырылган Сабантуйга биш меңнән артык кеше килгән. Милли бәйрәм Пхукет утравында үткән.
«Чараның хедлайнеры – Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова һәм ди-джей Сөләйман булды. Сабантуй кунаклары татар халык ашлары белән танышты һәм иҗат коллективлары концертын карады. Традицион уеннарда ярышты һәм бүләкләр отты. Чара Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән үткәрелде», – диде «Татар-информ»га Пхукеттагы «Рассвет» рус мәктәбе җитәкчесе Камилә Медярова.
Фото: Валентина Фадеева, фото автор рөхсәте белән куела
Сабантуйны Камилә Медярова һәм Надежда Журавлёва җитәкчелегендәге «Рассвет» рус мәктәбе уздырган.
Фото: Валентина Фадеева, фото автор рөхсәте белән куела
- Таиландта Сабан туе беренче тапкыр 2022 елда үткәрелгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз