news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Таиланд Россия халкы өчен илдә визасыз булу вакытын өч тапкыр арттырырга җыена

Таиландның яңа Хөкүмәте россиялеләр өчен илдә визасыз булу вакытын өч тапкыр арттырырга ниятли. Туристларга 30 көн түгел, ә 90 көн бирергә җыеналар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ил Премьер-министры Сеттха Тхависинга сылтама белән хәбәр итә.

«Россия – Таиландка туристик сәяхәтләрнең зур базары. Миңа кичә Пхукетта да, бүген биредә, Пхангада да шул хакта әйттеләр», - диде ул.

Премьер россиялеләрнең кышын Таиландка еш килүен һәм илдә 30 көн генә түгел, тагын да озаграк ял итәргә теләвен билгеләп үтте.

«Без шулай ук климаты бездәгедән күпкә салкынрак булган башка илләр (әйтик, Казахстан) өчен дә визалы режимны җиңеләйтергә тырышачакбыз», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot