Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Таиланд көньягындагы су басу 55 кешенең гомерен өзгән
Таиландның көньягындагы Сонгкхла провинциясендә көчле яңгырлар нәтиҗәсендә зур су басу булган. Җирле табигый бәла-казаларны җиңү департаменты мәгълүматларына караганда, һәлак булучылар саны 55 кешегә җиткән, дип яза «РИА Новости».
Су берничә метрга күтәрелгән, бигрәк тә Хат Яй шәһәре зыян күргән. Районнарның күбесендә су дәрәҗәсе әкренләп кими.
Провинциянең иң зур хастаханәсе администрациясе корбаннарның гаиләләренә кайгы уртаклашу белдерде, һәм үлем очракларын теркәү авыр булганлыктан, мәетләрне тапшыру процессы тоткарлануын билгеләп үтте.
Таиланд белгечләре, Таиландның көньягында мондый көчле яңгырлар 300 елдан артык вакыт күзәтелмәгән, дип белдерәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз