Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Таҗикстанның татар-башкорт җәмгыяте Җиңү көненә багышланган чара уздырды

Дүшәнбедә «Дуслык» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге активистлары Җиңү көненә багышланган чара үткәрде. Бу хакта Россотрудничествоның Таҗикстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Дүшәнбе, Турсунзаде, Бохтардан Россия ватандашлары, Россия Илчелеге һәм Россотрудничество вәкиллеге хезмәткәрләре катнашты. Чара барышында җыелганнар Бөек Ватан сугышы геройларын искә алды. Һәркем туганнарының фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыклары турындагы гаилә тарихлары белән уртаклашты.
Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш шигырьләре, шулай ук Бөек Җиңүгә һәм Ватанга мәхәббәткә багышланган җырлар рус һәм татар телләрендә яңгырады. Шулай ук истәлекле чара кысаларында Советлар Союзы Герое, Башкортстанда туып-үскән Бакир Дәүләтовка багышланган китап тәкъдим ителде. Аның 110 еллыгы 23 майда билгеләп үтеләчәк.
Очрашу азагында Россотрудничествоның Таҗикстандагы вәкиллеге җитәкчесе Андрей Патрушев тыл хезмәтчәннәренә бүләк җыелмалары тапшырды.
Искәртик, быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел - Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз