news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таҗикстанда Сабан туе узды

Таҗикстанда Сабан туе узды
Чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлыкның (Россотрудничество) Таҗикстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте

Таҗикстанның Дүшәнбе шәһәре янында Сабантуй бәйрәме үтте. Бу хакта «Татар-информ» журналистына Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлыкның (Россотрудничество) Таҗикстандагы вәкиллегенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Харангон» ял зонасы территориясенә Таҗикстанның күп районнарыннан – Бохтар, Дангар, Нурек, Гисса, Вахдаттан ватандашлар, шулай ук «Чит илләрдә Россия укытучысы» проектында катнашучылар, Россия Илчелеге һәм Россотрудничество вәкиллеге хезмәткәрләре килде.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм кунакларына адресланган котлавы укылды. «Төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә торган матур бәйрәм мәйданында спорт, җыр һәм бию сәләтләре ачыла, күп кенә мәдәниятләрнең үзара бәйләнеше һәм үзара баюы күзәтелә», – диелә котлауда.

Чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлыкның (Россотрудничество) Таҗикстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте

Россия Илчелегенең Таҗикстандагы киңәшче-илчесе Шамил Шәмсетдинов, җыелганнарны котлап, болай диде: «Сабантуй халыклар дуслыгының көчен, гасырлар буе дәвам иткән гореф-гадәтләргә тугрылыкны символлаштыра. Без аны зур бәйрәм – Россия көне алдыннан билгеләп үтәбез. Бу көнне без зур ватаныбыз тарихын, мәдәниятләребезне искә төшерәбез, ата-бабаларыбызга хөрмәт күрсәтәбез һәм киләчәккә өмет баглыйбыз. Россия үзенең җирендә йөзләгән халыкның тыныч, иҗади яшәве белән дан тота. Бу мөнәсәбәтләрне кадерләү мөһим».

Балалар да, өлкәннәр дә Сабантуй ярышларында – капчык киеп, кашыкка йомырка салып, көянтә белән йөгерү һәм көрәштә бик теләп катнашты. Казаннан җырчы Альбина Мусина махсус кунак булды, ул татар җырлары башкарды.

Чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлыкның (Россотрудничество) Таҗикстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100