news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Таҗикстанда «Дуслык» татар-башкорт милли-мәдәни үзәгенең 35 еллык юбилеен билгеләделәр

Таҗикстанда «Дуслык» татар-башкорт милли-мәдәни үзәгенең 35 еллык юбилеен билгеләделәр
Фото: tatar-congress.org

Таҗикстан Республикасында «Дуслык» татар-башкорт милли-мәдәни үзәгенең оешуына 35 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Бу истәлекле бәйрәмгә төбәкнең төрле почмакларыннан — Куляб, Гиссар, Ригар, Колхозабад, Рудаки һәм Истаравшан шәһәр-районнарыннан милләттәшләребез җыелды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанада шулай ук Россия Федерациясенең Таҗикстандагы илчелеге һәм Россотрудничество вәкилләре дә катнашып, юбилярларны котладылар.

Җыелган халыкны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева сәламләде. Ул оешманың актив әгъзаларына, татар мәдәниятен һәм традицияләрен саклауга керткән зур өлешләре өчен, Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында бәйрәм чарасында Татарстан Республикасының атказанган артистлары Фәнил Фәйзуллин һәм Разил Камалов чыгыш ясадылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot