news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Таҗикстанда 4 магнитудалы җир тетрәү булган

Бүген иртән Таҗикстанда 4 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән. Бу хакта РИА Новости Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы комитеты матбугат сәркатибе Умеда Юсуфига сылтама белән хәбәр итә.

«4 магнитудалы җир асты тирбәнеше җирле вакыт белән 06.24 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 04.24 сәгатьтә) шимбә көнне булды», - диде ул.

Аның сүзләренчә, җир тетрәүнең эпиүзәге Дүшәнбе шәһәреннән көньяк-көнчыгышта 31 чакрым, Нурек шәһәреннән 22 чакрымда булган. Эпиүзәктә тирбәнеш 4, Таҗикстан башкаласында 2-3 магнитудалы булуы ачыклана.

Юсуфи билгеләп үткәнчә, җир тетрәү нәтиҗәсендә җимерелүләр һәм корбаннар теркәлмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot