news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таҗикстан Президенты Рахмон Казанга БРИКС саммитына килде

Таҗикстан Президенты Рахмон Казанга БРИКС саммитына килде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Астапкович, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен килде.

Таҗикстан лидерын Татарстан Республикасының премьер-министры Алексей Песошин һәм шәһәр мэры Илсур Метшин каршы алды. Илсур Метшин чит ил лидерын каршы алганда: «Сез Казанга һәм Россиягә кояш алып килдегез», – дип шаярта.

Рахмон Казанга зур делегация белән килде. Аны тышкы эшләр министры, Таҗикстан Республикасы Президентының чит ил элемтәләре мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, сәнәгать һәм яңа технологияләр министры һәм башка рәсми затлар озата бара. Бу хакта «Ховар» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Таҗикстан лидеры чараның «БРИКС плюс / аутрич» форматындагы сессиясендә катнашачак. Ул рәислек итүче дәүләтнең саммитка күрше илләрнең лидерларын чакыруын күздә тота. Бу форматтагы утырышның темасы «БРИКС һәм Глобаль Көньяк – иң яхшы дөньяны уртак төзү» булачак. Таҗикстан БРИКСта катнашучы барлык дәүләтләр белән дә диярлек үзара файдалы мөнәсәбәтләрдә тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100