Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Таҗикстан мәдәният министры урынбасары: Чит мәдәнияткә хөрмәт булса гына татулык бар
Бүген Казан Ратушасында ислам дөньясы мәдәният министрлары корылтаенда Таҗикстан мәдәният министры урынбасары Давлат Сәфәрнең чыгышы гуманитар хезмәттәшлек юнәлешләре турында булды.
Ул ислам дөньясында дустанә мөнәсәбәтләр халыкара форумын булдыру ниятен белдерде. Давлат Сәфәр мондый мәйданчык илләргә милләтара һәм динара татулык өлкәсендә үзара тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итәчәк, дип саный.
«Без коллегаларга төрле мәдәни традицияләрне бердәм милли контекстка берләштерү тәҗрибәсен тәкъдим итәргә телибез. Бу безгә милли азчылык хокукларын яклау һәм аларның мәдәни мирасын саклау өчен гуманитар стандартлар эшләргә мөмкинлек бирәчәк», – диде Давлат Сәфәр.
«Таҗикстанда төрле халыклар һәм конфессияләр тату гомер кичерә. Безнең тәҗрибә күрсәткәнчә, татулык һәм тотрыклылык чит мәдәнияткә хөрмәт булган җирдә генә бар. Бергәләп үзара аңлашу аша гына күп төрле дөньяның кыйммәтен, матурлыгын киләчәк буыннар өчен саклый алабыз», – дип белдерде ул.
Давлат Сәфәр этнографик туризм һәм музей эше өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтергә, ислам мәдәниятенең Евразия халыклары белән багланышларына багышланган уртак күргәзмә проектларын булдырырга тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз