news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таҗикстан башкаласында Сабантуй булды

Таҗикстан башкаласында Сабантуй булды
Фото: © Россотрудничествоның Таҗикстандагы вәкиллеге

Таҗикстан башкаласы Душанбе шәһәрендә Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бу хакта «Татар-информ"га Россотрудничествоның Таҗикстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Традиция буенча бәйрәм Таҗикстанның төрле шәһәрләреннән Россия ватандашларын җыйды. Чарада Россия Илчелеге, Душанбедагы Рус йорты һәм 201 нче Россия хәрби базасы вәкилләре, шулай ук «Чит илләрдә Россия укытучысы» проекты әгъзалары катнашты.

Сабантуй кунакларын Россотрудничествоның Таҗикстандагы вәкиллеге җитәкчесе Андрей Патрушев сәламләде. Үз чыгышында ул яшь буынга күпмилләтле илнең гаилә кыйммәтен һәм халыклар дуслыгын символлаштырган традицияләрне һәм мәдәниятне тапшыра торган күп гасырлык бәйрәмнең мөһим ролен билгеләп үтте.

Бәйрәм мәйданында кунаклар Сабантуй ярышларында катнашты. Казан филармониясе солисты Алмас Хөсәенов бәйрәмнең махсус кунагы булды, дип хәбәр иттеләр вәкиллектә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100