Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“ТАИФ” ягулык сатуны 450 мең тоннага җиткерергә планлаштыра
2019 елның I яртыеллыгында “ТАИФ” компанияләр төркеме бизнесны үстерүгә инвестицияләрне 62 процентка — 25,5 млрд сумга кадәр арттырды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). “ТАИФ” компанияләр төркеме 2019 елда АЗС фирма челтәрен дөнья стандартларына туры китерергә һәм ягулыкны сату күләмен 380 мең тоннадан 450 мең тоннага кадәр җиткерергә планлаштыра. Бу хакта “ТАИФ” Директорлар советы рәисе Рөстәм Сүлтиев хәбәр итте.
“Бүгенге көндә бездә якынча 220 АЗС, узган ел 380 мең тоннага якын нефть продуктлары сатылган, табыш 16 млрд сум тәшкил иткән. 2019 елга бездә АЗС челтәрен киңәйтү буенча планнарыбыз юк, әмма гамәлгә ашыру күләме якынча 20 млрд сум дәрәҗәсендә 450 мең тонна тәшкил итәргә тиеш», – диде Рөстәм Сүлтиев.
Директорлар советы рәисе «ТАИФ» компанияләр төркеменең Татарстаннан читтә, шул исәптән Самара өлкәсе һәм Удмуртия территориясендә фирма АЗСлары барлыгын искәртте. Әмма “ТАИФ” җитәкчелегенең республикадан читтә сату челтәрен киңәйтү буенча планнары юк. “Без Татарстаннан читкә чыгарга җыенмыйбыз, бүгенгә гамәлдә булган 220 АЗСны дөнья стандартлары таләпләре буенча заманча халәткә китерү бурычы тора”, – диде Рөстәм Сүлтиев.

Бүген Казанда “ТАИФ” акционерларының гомуми җыелышы узды, аның барышында компанияләр төркеменең 2018 елдагы эше турында доклад тыңланды. Шулай ук Директорлар советының яңа составы сайланды. Акционерлар җыелышында хәбәр ителгәнчә, агымдагы елның 6 аенда компанияләр төркеме 410 млрд сумнан артык керем алырга җыена.
Инвестицияләрнең гомуми күләме 25,5 млрд сум тәшкил итәчәк, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10 млрд сумга диярлек яки 62 процентка күбрәк. Көтелгән салым түләүләре һәм җыемнарның күләме 30 млрд сумнан артып китәчәк, шул исәптән Татарстан бюджетына 9 млрд сумнан артык акча күчерү планлаштырыла.

2018 ел нәтиҗәләре буенча “ТАИФ” төркеме 878,4 млрд сум керем алды, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга 61,6 млрд сум түләнгән, шул исәптән Татарстан бюджетына — 17,4 млрд сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз