news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТАИФ Түбән Камада тагын бер завод төзи

ТАИФ Түбән Камада тагын бер завод төзи

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ", Әнвәр Маликов). "Казаноргсинтез" һәм "Түбән Кама Нефтехим" ААҖләре полиэтилен җитештерүне үстерү өчен якындагы өч елда тулысынча этилен белән тәэмин ителгән. "ТАИФ" ААҖнең генераль директоры Альберт Шиһабетдинов хәбәр итүенчә, ул идарә итүче компания Түбән Камада елына 1,2 миллион тонна газ конденсаты эшкәртүче завод төзү буенча проект эшләрен башлаган. Аннан туры куылышлы бензин чыгарылачак, ә ул, үз чиратында, "Түбән Кама Нефтехим"да полиэтилен өчен чимал булып торган этилен җитештерүдә кулланылачак.

Искә төшереп үтәбез, "Казаноргсинтез" якын елларда полиэтилен җитештерүне бер елда 700 мең тоннага җиткерергә планлаштыра. "Түбән Кама Нефтехим" берьюлы елына 230 мең тонна полиэтилен чыгара торган производство булдыру буенча эшләр дә башлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot