news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТАИФ Түбән Кама Нефтехим акцияләренең блокпакетына якынлаша

ТАИФ Түбән Кама Нефтехим акцияләренең блокпакетына якынлаша

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). «Связьинвестнефтехим» дәүләт холдингы (СИНХ) «Түбән Кама Нефтехим»ның гади акцияләренең 11,36 процентын «Татнефть»нең гади акцияләренең ТАИФ карамагындагы 3,36 процентына алыштырды. СИНХ матбугат үзәге хәбәр итүенчә, алмаштыру әлеге предприятиеләрнең Россия сәүдә системасындагы базар бәяләреннән һәм мөстәкыйль бәяләүчеләр йомгакларыннан чыгып башкарылган. Әлеге килешү турында карар кабул иткәндә холдинг, иң элек, Татарстанның социаль-икътисади мәнфәгатьләрен, озак вакытлы перспективалар һәм республика нефть-газ-химия комплексы үсеше өстенлекләрен күздә тоткан.

Шулай ук, республикада нефть тармагының сәнәгатьтә иң табышлы булуы билгеләп үтелә, аның ярдәмендә икътисади, инвестицион, социаль, экологик, инфраструктур мәсьәләләр хәл ителә. «Татнефть» республика икътисады өчен мөһим бер буын һәм республика нефть-газ-химия комплексының барлык предприятиеләре үсеше өчен чимал базасы булып тора, диелә хәбәрдә.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә СИНХ генераль директорының җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча ярдәмчесе Эльвира Сәйфуллина белдергәнчә, килешүне исәпкә алып, хәзер холдинг «Түбән Кама Нефтехим» устав капиталының 25,2 процентына һәм «Татнефть» УКның 33,8 процентына ия. ТАИФның матбугат сәркатибе Дмитрий Неманов мәгълүматына караганда, хәзер бу компания карамагында химкомбинатның гади акцияләренең 22,76 проценты һәм «Татнефть»нең гади акцияләренең 3,67 проценты бар. Д.Неманов сүзләренчә, бу килешүне гамәлләштерү инициативасы СИНХтан чыккан. ТАИФка Түбән Кама предприятиесе акцияләренең блокпакетына (25 процент) җитү өчен бары берничә процент кына сатып аласы калды.

news_right_1
news_right_2
news_bot