news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"ТАИФ-НК" заводында янган яңа комплексның бәясе 1,6 миллиард долларга бәяләнә

Янгын чыккан цех тиздән файдалануга тапшырылып, авыр калдыкларны эшкәртүдә революция ясарга тиеш булган.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә “ТАИФ-НК” заводындагы янгын авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексы цехында чыккан. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә расладылар.

Комплексны файдалануга быелның дүртенче кварталында тапшырырга тиеш булганнар. Аның төзелеше 2012 елның көзендә башланган, проектның гомуми бәясе 67 миллиард сум күләмендә исәпләнә. 1 миллиард долларны “ТАИФ-НК” үзе инвестицияләгән, тагын 600 мең сум «Альфа-банк»тан кредитка алынган.

Республика җитәкчелеге тарафыннан әлеге проектының Татарстан өчен мөһимлеге күп тапкырлар искәртеп үтелде. 

«ТАИФ-НК» заводының үзендә бу хәл уңаеннан аңлатма бирмәделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot