news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«ТАИФ-НК» Түбән Кама заводында янгын чыгу сәбәбен әйтте

Янгын гидрокрекинг җайланмасында опрессовкалау эшләрен башкарганда чыккан.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада «ТАИФ-НК» ААҖ авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексының төзелеш мәйданчыгында чыккан янгынга карата комментарийлар бирде. Беренчел мәгълүматлар буенча янгын гидрокрекинг корылмасында опрессовкалау эшләрен башкарганда чыккан, дип хәбәр иткән «ТАИФ-НК» матбугат хезмәте.

Янгын файдалануга тапшырылган объектта булган, анда көйләү эшләре барган. Янгын нәтиҗәсендә 3 кеше зыян күргән. Аларның хәле тотрыклы. Кичә кич Сәламәтлек саклау министрлыгы дүрт зыян күрүче турында белдергән иде.

Янгын 50 кв.метрга зыян китергән. Янгын аркасында халыкка һәм тирә-як мохиткә куркыныч янамый.

news_right_1
news_right_2
news_bot