news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«ТАИФ» һәм «Сименс» компанияләре хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Документ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Сименс АГ» концерны президенты Джо Кэзер барында имзаланды.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Мәскәүдә «Россия энергетика атнасы» форумы кысаларында «ТАИФ» һәм «Сименс» компанияләре хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тантанада «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм «Сименс»ның Россиядәге президенты Александр Либеров та катнашты.

Документ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Сименс АГ» концерны президенты Джо Кэзер барында имзаланды.

Яңа документ – «Сименс» компаниясе белән ТАИФ төркеме арасында 2014 елда төзелгән стратегик хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыруга өстәмә һәм шуның дәвамы. Бу документ ТАИФ төркеме предприятиеләре тарафыннан «Сименс» компаниясе җитештергән комплектлаучы запас частьләрне турыдан-туры сатып алуларның ачыклыгын тәэмин итүгә юнәлә.

Моннан тыш, партнерлар энергетика, технологик процессларны автоматлаштыру һәм ресурсларны комплекслы исәпкә алу өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итүне раслыйлар.

  • Хәзерге вакытта «Сименс» 495 МВт егәрлекле пар-газ электростанциясен төзү проектын «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ куйган шартларда гамәлгә ашыра. 

news_right_1
news_right_2
news_bot