news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“ТАИФ” компаниясенең генераль директоры итеп Руслан Шиһабетдинов билгеләнде

“ТАИФ” компанияләр группасы акционерлары җыелышында директорлар советының яңа составы сайланды.

“ТАИФ” компаниясенең генераль директоры итеп Руслан Шиһабетдинов билгеләнде
Султан Исхаков

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Бүген “ТАИФ” компанияләр группасы директорлар советының яңа составын сайлады. Президент Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән “ТАИФ” башлангычында торган Альберт Шиһабетдинов урынына аның улы Руслан Шиһабетдинов сайланды.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында, яңа генераль директор якын киләчәктә компаниянең сәясәтен үзгәртергә җыенмавын әйтте.

“Әгәр “ТАИФ”ны сыйфатлы Швейцария сәгатьләре белән чагыштырсак, аны сөртеп кенә торырга кирәк, ә механизмына кагылырга ярамый. Әгәр “ТАИФ”ны Швейцария пычагы белән чагыштырсак, кайберләре кайрап алуны таләп итә”, - диде Шиһабетдинов.

“Әлегә революцион карарлар кабул итү күздә тотылмый”, - дип өстәде ул. Генераль директор сүзләренчә, “ТАИФ” компанияләр группасында караларны әзерләүнең һәм кабул итүнең нәтиҗәле механизмы формалашкан.

Бүген Казанда “ТАИФ” акционерлары җыелышы узды. Анда компаниянең 2018 елгы эшчәнлеге турында доклад укылды һәм директорлар советының яңа составы сайланды.

  • 2018 ел нәтиҗәләре буенча “ТАИФ” группасы 878,4 млрд сум керем алган. Барлык бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга 61,6 млрд сум күчергән, шул исәптән Татарстан бюджетына 17,4 млрд сум акча керткән. Гамәлдәге җитештерү төзелешенә һәм модернизациясенә 59,5 млрд акча тотылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100