Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“ТАИФ” компанияләр төркеме 2017 елда бюджетка 17 млрд сумнан артык акча керткән
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган ел нәтиҗәләре буенча компания эшен югары бәяләде.
(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Диана Авакян). “ТАИФ” компанияләр төркеме 2017 елда Татарстан бюджетына 17 млрд сумнан артык акча керткән. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашкан “ТАИФ” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында билгеле булды.
Компания барлык дәрәҗәдәге бюджет җыемнарына һәм салым түләүләренә, бюджеттан тыш фондларга барлыгы 52,6 млрд сум акча күчергән.
“Күбрәк булуын телибез, аңлашыла. Күләм күрсәткечләре арта бара, бәя күрсәткечләре (чимал бәясе һәм салым йөкләмәсе) керемне бераз киметә. Тулаем алганда, компания уңышлы эшли, киләчәктә дә үсәргә омтыла. Бүгенге көндә тормышка ашырылучы бик эре проектлар – болар барыннан да элек нефтьне тирәнтен эшкәртү, яңа этилен комплексы, мөмкинлекләрне җитди модернизацияләү”, — диде җыелыш йомгаклары буенча матбугат конференциясендә Миңнеханов.
Президент салымнар буенча законнардагы үзгәрешләр предприятиеләр торышын начарайтырга тиеш түгел — алар “үсәргә, инвестицияләргә тиеш, әгәр дә аларның маржалары булмаса, алар инвестицияли, яңа мөмкинлекләр тудыра, яңа эш урыннары булдыра алмый”,- диде Миңнеханов.
“Һәр проектны 15-20 елга алдан карарга икәнлеген аңларга кирәк: салымнар, чимал белән тәэмин итү һәм башкалар ничек үзгәрәсен уйларга кирәк”, - диде Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз