Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Таҗи Гыйззәтнең оныгы Гөлнар дәү әтисенең үләр алдыннан әйткән соңгы сүзләрен яңгыратты
Классик татар драматургы Таҗи Гыйззәтнең оныгы - педагог, укытучы Гөлнар Гыйззәт дәү әтисенең үләр алдыннан әйткән сүзләрен халыкка яңгыратты. Бу хакта ул Татарстан Милли музее филиалы – Татар китабы йортында Таҗи Гыйззәтнең 130 еллыгына «Гыйззәт.130» күргәзмәсе ачылышында сөйләде.
«Үләренә ике көн кала, барлык туганнарын җыеп, васыятен әйткән. Үләсе көнне - 1955 елның 7 мартында аңсыз диярлек яткан, хәле начар булган. Нидер әйтергә тырышкан. Китәргә берничә минут кала бөтен көчен җыеп: «Их, белмисез, тагын бер генә мәртәбә атка менеп, аның ялына ябышып болын буйлап җилгә каршы чабасы иде», - дип җан биргән. Шушы сүзләре аның тормыш принцибы булган һәм үлгәндә дә принцибына тугры булган», - диде Гөлнар Гыйззәт.
Аның әйтүенчә, дәү әтисенең уйлары халык белән булган. «Татар театр сәнгатен алга таба үсеше турында хыялланып яшәгән. Үземне кечкенәдән белгәннән бирле дәү әтинең исеменә тап төшермичә яшәргә тырышам, балаларыма да шуны аңлатам», - диде ул.
«Дәү әтиебез белән нык горурланабыз, шуңа күрә дә аның фамилиясен йөртәбез. Дәү әтиебез исемен мәңгеләштерү буенча әтиләребез башлап җибәргән эшне без - оныклары дәвам итәчәкбез. Күпме көчебез бар, шуның кадәр дәвам итәргә тырышырбыз. Шуңа да татар халкы тарихы, милли мәдәният, татар теле белән бәйле һөнәрләр сайладык», - диде Гөлнар Гыйззәт.
Ул Таҗи Гыйззәтнең үзенчәлеген дә әйтеп үтте. «Дәү әти әсәрләрендә XX гасырда татар халкы тарихын чагылдыра. Туган ил, халкы язмышына бик борчылып яши. Дәү әтинең иҗади мирасы бик бай. 40лап пьесалары бар, кайберләре бүгенге көндә дә сәхнәдән төшми. Моннан тыш, аның публицистик мәкаләләре, истәлекләре, хатлары һ.б. материаллары шактый. Бу эшләрнең күбесен ул актерлык эшчәнлеге белән алып барган», - диде ул.
Гөлнар Гыйззәт Таҗи Гыйззәтнең улы Казбек Гыйззәтнең сүзләрен искә алды: «Әти иртән репетициядә, кичен спектакльдә, спектакльдән кайткач, төнлә өстәл алдына утырып, әсәрләр яза иде», - дип сөйләгән иде. Ничек итеп дәү әтинең көче, тырышлыгы җитте икән, дип гаҗәпләнәбез, шаккатабыз. Үзебез дә олыгайдык - педагогика, фән юлында булгач, бу эшләрне башкарыр өчен көч кирәк булганын беләбез», - дип аңлатты ул.
«Мин әтиемне гел өстәл янында утырган кыяфәттә күз алдына китерәм. Хәтеремдә ул шулай сакланып калган», - дип яза Казбек абый бер китабында. Казбек абый да, әтием Рубин да нәкъ дәү әти кебек, өстәл алдына утырып, эшли иделәр. Дәү әтиебезне искә төшергән вакытта, кайвакыт аптырап куябыз: ул илебез тарихындагы иң киеренке шартларда иҗат иткән. Чыннан да, аның тормышы катлаулы, җиңел булмаган. Нәтиҗәле иҗат итәр өчен кайдан илһам алган икән? Шул сорауга җавап эзлибез», - ди Гөлнар Гыйззәт.
«Хыялсыз кеше - канатсыз кош ул. Хыял кешене яшәтә. Матурлыкка, яктылыкка, сафлыкка чакырган йолдыз ул», - дип язып калдырган Таҗи Гыйззәт. Мин эшләгән мәктәптә дәү әтинең шушы сүзләрен һәр кеше күрә, чөнки алар татар, рус һәм инглиз телләрендә язып куелган», - дип билгеләп үтте драматургның оныгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз