Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Таһир Якуповның 80 еллыгында каберен зиярәт кылдылар: Аны авыр хәлдә калдырмас идек...
Кичә Татар дәүләт филармониясе Яңа Татар бистәсе зиратында Татарстанның атказанган артисты Таһир Якуповның 80 еллыгы уңаеннан, аның каберен зиярәт кылды. Чарада филармония хезмәткәрләре, Таһир Якуповның туганнары катнашты.
«Татар яшәгәндә аның турында хәтер яшәячәк»
Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин:
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Таһир абыйны искә алганда, без, әлбәттә, иң самими кешене күз алдына китерәбез. Ул балачагыннан бирле җыр һәм моң сәнгатенә гашыйк кеше иде. Бүген аңа нәкъ 80 яшь тулган булыр иде. Таһир абый үзенең иҗаты, хезмәте белән татар халкының күңеленә тирән уелды. Безнең аны онытырга хакыбыз юк. Татар яшәгәндә аның турында хәтер яшәячәк.
Исемен мәңгеләштерүгә килгәндә, Аллаһка шөкер, «Китап» радиосы белән берлектә ел саен Таһир Якупов исемендәге фестиваль оештырыла. Теләче районы да аның турында онытмый, истәлекле мәкаләләр дә чыгып тора. Филармониядә һәр җырчыбыз безнең өчен зур өлге булып тора. Аларның исемен һәрвакыт искә алуны үз бурычыбыз дип саныйбыз. Аның җырлары һәрвакыт яңгырап торсын», — диде ул.
«Мәскәүгә барып бергәләп чыгыш ясап булмады...»
Баянчы, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев:
Фото: © «Татар-информ», Миахил Захаров
«Бервакыт Мәскәүдән Фатыйх исемле администратор шалтыраткан иде. Ул: «Мәскәү халкы Таһир абыйны ярата, көтә. Аңа әзерләнергә ярдәм итеп, Мәскәүгә килегез әле», – дип мөрәҗәгать итте. Мин ризалаштым. Таһир абый янына барып хәлне аңлаттым, ул да каршы килмәде. Башта репетиция көнен билгеләдек. Репетиция иртәгә буласы иде, ләкин шул кичтә хатыным телефоннан сөйләшкәндә: «Таһир Якупов үлгән», – дип әйтте. Тинчурин театрыннан Гөлсирә исемле ханым шалтыратып хәбәр иткән булган.
Машинага тиз арада утырып, Таһир абыйның өенә аның белән хушлашырга бардым. Кызганыч, Мәскәүгә барып чыгыш ясарга туры килмәде... Без аны соңгы юлга озаттык. Таһир Якупов белән сәхнәләрдә чыгыш ясарга туры килмәсә дә, шушы истәлек күңелемдә мәңге уелып калды», – диде ул.
«Иртәрәк белгән булсак, булышыр идек»
Таһир Якуповның сеңлесе (племянницасы) Рузалия Хафизова:
«Әниләремнән, туганнарыбыздан гына Таһир Якупов белән туганлык җепләребез барлыгын белеп алдым. Туганым Камил абыйның Казан урамнарында көнбагыш сатучы бер мескен кеше янында басып торганын күргәнем истә. Камил абый нинди кеше белән сөйләшә икән дип уйлап, яныннан узып китә идем. Таһир абыйның бик начар хәлдә яшәгәнен газеталардан укып, безгә туган тиешле кеше икәнен соң гына белдем. Бик кайгырдым. Иртәрәк белгән булсак, без аңа һичшиксез булышыр идек. Таһир абыйны мондый авыр һәм начар хәлдә калдырмас идек», — диде ул.
«Таһир Якупов тембрының матурлыгын бернәрсә белән дә чагыштырып булмый»
Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов:
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Ул «мин тарихта булырга тиешмен» дип сәхнәгә менмәде, чөнки кеше яшь вакытында менә, ә яшьлек барысын да уйлап бетерми. Мәктәп елларыннан соң Таһир Якупов Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә килгән җырчыларның берсе иде. Ул тумыштан талантлы кеше, аның тавышы махсус куелган түгел, ул шундый тавыш белән туган. Таһир Якупов тембрының матурлыгын бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Профессиональ җырчы булып китүенең сәбәбе – Аллаһы Тәгаләдән һәм әти-әнисеннән.
Татар җыр фондында аның 60 җыры исәпләнсә дә, тагын җырлары бардыр дип уйлыйм. Чагыштырып карасак, 60 җыр да – бик зур байлык. Чөнки болар барысы да татар халык җырларының мәрҗәннәре, иң кыйммәтлеләре. Аларның күбесе Таһир Якупов тарафыннан беренче тапкыр җырланган. Хәтерлим, Габдулла Тукайның 100 еллыгында Мәскәүдә «Туган тел» җырын Таһир Якуповтан дүрт тапкыр җырлаткан иделәр. Ә инде «Олы юлның тузаны» – Таһир Якуповның визит карточкасы булган җыры. Ул яшь, үзешчән композиторларны да профессиональ композиторлар рәтенә бастырган җырчыларның берсе иде. Таһир Якупов башкарган җырлар шунда ук хит булып китә иде.
Таһир ихлас, җор телле, һәркем белән якын итеп исәнләшә торган кеше иде. Аның белән юлда йөрергә бик рәхәт иде. Гади булса да, ул бервакытта да примитив булмады», – диде ул.
«Аның шәхси фотоаппараты филармония музеенда саклана»
Татар дәүләт филармониясе музее мөдире Алсу Хәкимова:
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Таһир Якупов Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгән, ул вакытта ансамбль Татар дәүләт филармониясе составында булган. Сания апага рәхмәт (Сания Хәлиуллина – Таһир Якуповның бертуган апасы Асия Якупованың классташы), Сания апа заманында Таһир Якуповның шәхси әйберләрен саклап калган. Бездә аның концерт күлмәгенең бер өлеше бар. Шулай ук, Таһир ага үзе белән һәрвакыт фотоаппарат йөртеп, фотога төшерергә яраткан, әлеге фотоаппарат бүген Татар дәүләт филармониясе музеенда саклана. Моннан тыш, безгә аның әтисенең тамбурлы чигешле бик матур түбәтәен дә бүләк иттеләр.
Сания Хәлиуллина
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
2019 елда Сания апа Таһир Якупов исемендәге урам мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән иде, без хатлар юллаган идек. Урам исеме булмады, шулай да, Кадим Нуруллинның теләктәшлеге белән, филармония акчасына Таһир Якупов яшәгән йорт диварына мемориаль такта куелган иде. Продюсер Җәүдәт Гыйльмановка да рәхмәт – Таһир Якупов исемендәге фестиваль үткәрелеп килә. Ул үзенә күрә бер матур күренеш. Таһир абыйның җырлары яшьләрнең дә репертуарларына керсен иде. Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солисты Рөстәм Гыйльфанов шул конкурсның лауреаты да булды», – диде ул.
Искә алу чарасы Таһир Якуповның рухына дога кылу белән тәмамланды.
Фото: Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония матбугат хезмәте
-
Таһир Абдулла улы Якупов – 1946 елның 13 маенда Казан шәһәрендә, гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Үзенең сәхнәдәге иҗат юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964–1973 еллар) башлый. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә (1973–1982 еллар) солист-җырчы була.Халкыбызның кабатланмас җәүһәрләреннән «Зөләйха», «Ай-ли, гөлкәем», «Олы юлның тузаны», «Наласа», «Дустыма», «Су буйлап», «Уйлану», «Туган тел» (Г.Тукай сүзләре), композиторларыбыз әсәрләреннән «Чайкала иген кырлары» (И.Шәмсетдинов көе, Г.Латыйп сүзләре), «Гөлнарым» (Ф.Хатыйпов көе, Г. Афзал сүзләре), «Туган авылым урамы» (Г.Сәйфуллин көе, Г.Зәйнашева сүзләре) һәм башка җырлар аның башкаруында татар музыка сәнгатенең «алтын фонды»н тәшкил итә.
Эчкерсез башкаруы, кабатланмас моңы белән тыңлаучылар күңелен әсир иткән талантлы җырчы халык күңелендә мәңге җуелмаслык эз калдырып китә. Татар халкының моңлы җырчысы 1999 елның 2 ноябрендә вафат була, Казанның Татар зиратында җирләнә. 2017 елның 17 ноябрендә Таһир Якупов истәлегенә җырчы яшәгән йорт диварына мемориаль такта куелды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз