news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таһир Якупов исемендәге Бөтенроссия фестиваленең җиңүчеләре билгеле

Таһир Якупов исемендәге Бөтенроссия фестиваленең җиңүчеләре билгеле
Фото: Эльмира Котдусова

Теләче районы Иске Җөри авылында Таһир Якупов исемендәге II Бөтенроссия фестиваленең Гала-концертында лауреатлар һәм дипломантлар билгеле булды. Концертны «Китап» радиосы уздырды.

«Китап» радиосы баш мөхәррире, фестивальнең инициаторы Алмаз Миргаязов әйтүенчә, барлыгы 103 кеше катнашкан, финалда 26 аерым башкаручы һәм коллектив булган.

Концертны Рәйхана Антонова һәм Илсаф Тимербаев алып барган. Фестиваль «Яшь йөрәкләр» вокаль ансамбленең «Сәяхәтче җыры» белән башланган. Чараның ачылышында район башлыгы Айрат Фәтхуллин чыгыш ясаган. Фестивальнең жюри рәисе - Татарстанның атказанган артисты, популяр җырлар авторы, композитор Зөфәр Хәйретдинов.

Фестивальнең дипломантлары: Биектау районыннан Дилә Гыйләҗиева; Кемерово шәһәреннән Рабига Шәрифуллина; Сабадан Лилия Кәлимуллина; Буадан Рәүф Гарәфетдинов; Арчадан Фаягөл Хәмидуллина; Алексеевскидан Наилә Арсланова; Биектаудан Гөлзада Хәмидуллина; Арчадан Фәния Сабирҗанова.

Лауреатлар: Биектаудан Рамил Зиннәтов һәм Гөлнара Галиуллина; Оренбургтан Розалия Таҗетдинова; Чүпрәледән Ленур Алимов; Мәскәүдән Рәйсә Кабирова; Чаллыдан Хәлил Билалов; Әлмәттән Марат Гәрәев; Теләчедән «Ядкәр» ансамбле; Биектаудан «Дуслык» ансамбле; Теләчедән Шәфәгать Сәүбәнов; Арчадан «Яшь йөрәкләр» ансамбле; Фестивальнең Гран-при иясе – Мөслим егете Рөстәм Гыйльфанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100