news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Таһир Һадиев: Татарстан Конституциясе республика үсешенә этәргеч бирде

Таһир Һадиев: Татарстан Конституциясе республика үсешенә этәргеч бирде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Конституциясен кабул итү республика үсешенә этәргеч бирде. ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев шундый фикерен белдерде.

«Бүген күпләр Татарстан үзен ничек күрсәтер, теге яки бу позиция буенча нинди фикер белдерер дип күзәтә. Шуңа күрә Татарстан ул чагында бик мөһим адым ясады һәм мондый модель дөрес булды дип уйлыйм», - диде Һадиев.

Парламентарий шулай ук Татарстанның илебездә Төп законны беренче булып кабул итүен дә искәртте.

«Татарстан башлап юл салучы булды. Россия Федерациясе Конституцияне бездән бер ел соңрак кабул итте. Республика, мөгаен, үз өстенә конкрет хокуклар һәм йөкләмәләр алган Россиянең бердәнбер субъекты булгандыр», - дип өстәде парламентарий.

Бүген Татарстанда ТР Конституциясе көне билгеләп үтелә. Төп закон 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot