news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таһир Һадиев: Сөт бәясе мәсьәләсенә игътибарлы булырга кирәк

Таһир Һадиев: Сөт бәясе мәсьәләсенә игътибарлы булырга кирәк
Рамил Гали

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев сүзләренчә, хуҗалыклардан җыела торган сөтнең бәясе төшү проблемасына игътибарлы булырга кирәк.

«Халыктан, ягъни шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөтнең бәясе төште, 8-10 сумга якынайды. Без саклап килгән байлыкны болай гына калдыра алмыйбыз. Кибетләрдә сөткә бәя төшмәде. Кесә ягын караган сәүдә челтәрләренә авырлык килми, алар үз мәнфәгатен кайгырта. Хөкүмәт даирәсе, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Икътисад министрлыклары, депутатларга бу мәсьәләгә игътибарлы булырга кирәк. Үз фикерләребезне Дәүләт Думасына, Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгына җиткереп, мәсьәләнең чишелешен табарга кирәк», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Ул шәхси хуҗалыкларны саклап калуның мөһим булуын ассызыклады. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100