news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таһир Гыйлаҗев: Муса Җәлил Тукайга һәйкәл кую турында хөкүмәткә мөрәҗәгать иткән булган

«Ул үзенең шәхесен, тормышын куркыныч астына куеп, остазларын, әдәбият классикларын күтәреп чыккан», - диде әдәбият галиме.

Таһир Гыйлаҗев: Муса Җәлил Тукайга һәйкәл кую турында хөкүмәткә мөрәҗәгать иткән булган
Салават Камалетдинов

КФУның әдәбият кафедрасы доценты, галим Таһир Гыйлаҗев герой-шагыйрь Муса Җәлилнең шәһәр хөкүмәтенә мөрәҗәгать итеп язылган хатын укыды. Анда шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл кую, аның музеен оештыру турында сүз кузгаткан булган.

«Габдулла Тукайның юбилее уңае белән, Тукай исемендәге әдәби музеен оештыруга, Габдулла Тукайга һәйкәл салдырырга карар кылынган иде. Әмма бу карарлар тормышка ашмады. Әдәбият классиклары Галиәсгар Камал, Габдулла Тукай, Хөсәен Ямашев каберләре кызганыч хәлдә. Галиәсгар Камал яшәгән йортта мемориал такта юк. Без боларның барысы турында да шәһәр идарә органнарының кайгыртуын үтенәбез һәм аларга тәэсир ясалуын телибез», - дип яза Муса Җәлил.

«Муса Җәлил, авыр чор булуга карамастан, ул шәһәр хөкүмәтенә кыю итеп хат яза. Ул чор – бик куркыныч чор, репрессияләр заманы. Бер сүз өчен кеше юкка чыга алган. Ул үзенең шәхесен, тормышын куркыныч астына куеп, остазларын, әдәбият классикларын күтәреп чыккан», - дип аңлатты ул «Җәлил укулары-2022» Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясендә чыгышында.

Аның әйтүенчә, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан традицияләрен дәвам итеп, Муса Җәлил хат жанрын тагын да камилләштерә. «Муса Җәлилнең хатлары кызына, йә булмаса хатынына, аерым бер партия хезмәткәрләренә, хезмәттәшләренә, язучылар берлегенә, якын дусларына мөрәҗәгать итеп язылган. Муса Җәлил классикларыбызны барлау, аларның әдәби мирасын җыю, өйрәнү һәм аларны саклауның мөмкинлеген үзенең хатларында ассызыклый», - ди ул.

«Муса Җәлилнең тәнкыйди мәкаләләре 1920-1930 татар әдәби тәнкыйтенең катлаулы картинасын, андагы нигезләнүләрне, үсеш тенденцияләрен күрсәтү ягыннан игътибарга лаек. Шагыйрь эшчәнлегенең бер тармагында татар әдәбияты классикларының рухи мирасын барлап, аны яңадан иҗтимагый, социаль, мәдәни шартларда өйрәнүгә, аларны пропагандалауга, аларның исемнәрен мәңгеләштерүгә үзеннән зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе», - дип бәяләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100