news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таһир Гыйлаҗев: Ибраһим Нуруллин эшчәнлеге турында диссертацияләр язарга мөмкин булыр иде

«Үзем дә гаҗәпләнәм: күләмле фәнни хезмәтләр, диссертацияләр бөтенләй язылмаган», - диде галим.

Таһир Гыйлаҗев: Ибраһим Нуруллин эшчәнлеге турында диссертацияләр язарга мөмкин булыр иде
Салават Камалетдинов

КФУ доценты, әдәбият галиме Таһир Гыйлаҗев язучы, тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинның эшчәнлеге турында күләмле фәнни хезмәтләр язылмаган, диссертацияләр якланмаганын әйтте.

«Кызганыч, киңкырлы эшчәнлеккә лаек булган Ибраһим Нуруллинга багышланган күләмле монографияләр, фәнни хезмәтләр юк. Мин аның эшчәнлеген күпмедер күләмдә өйрәндем. Үзем дә гаҗәпләнәм: күләмле фәнни хезмәтләр, диссертацияләр бөтенләй язылмаган. Гәрчә эзләнергә мөмкин, диссертациялек күләмле фәнни хезмәт язарга булыр иде», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Габдулла Тукай әдәби музеенда.

Аның әйтүенчә, Ибраһим Нуруллин – Тукайчы галим. «Ул XX гасыр башын комплекслы, концептуаль өйрәнгән олуг галимнәрнең берсе. Ибраһим Нуруллин Тукай традицияләрен дәвам иткән, фәннилекне, тормышчанлыкны яклаган һәм үз позициясеннән баш тартмыйча үз юлын дәвам иткән принципиаль шәхесләрнең берсе», - диде ул.

Таһир Гыйлаҗев Ибраһим Нуруллинны галим буларак бәяләвен, лекцияләрдә искә алуын әйтте. «Икенче ягы бар: фән белән бергә Ибраһим Нуруллинның йөрәгендә иҗат дәрте яши. Ул Казан университетына укырга кергәнче үк, аның 1944 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында беренче хикәясе басылып чыга. Шуннан соң гомеренең соңгы көннәренә кадәр фән, әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә», - ди галим.

«Ибраһим Нуруллин турында истәлек-хатирәләр бар. Тормыш иптәше «Ибраһим Нуруллин», «Томаннарга юллар күмелде» дигән китапларда истәлек-хатирәләрен бастырып чыккан иде. Аерым фәнни мәкаләләр дә бар, ләкин Ибраһим Нуруллинны әдәбият галиме буларак ачкан, аның фәнни һәм гыйльми эшчәнлеген концептуаль нигездә өйрәнгән хезмәтләр, монографик эзләнүләр, диссертацияләр язылырга тиеш», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100