Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тагын шул ук тырма - "Ватаным Татарстан" газетасы
Россиядә уздырылган сораштыру нәтиҗәләре буенча ир-атларның – 40, ә хатын-кызларның 60 проценты икенче кат башлы-күзле булгач кына чын бәхетен таба.
(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, "Ватаным Татарстан", Эльвира Вәлиева). Ир-атларның – 40, ә хатын-кызларның 60 проценты икенче кат башлы-күзле булгач кына чын бәхетен таба. Россиядә уздырылган сораштыру нәтиҗәләре әнә шундый. Шуңа күрәме, мондый гаиләләр ныклырак, дигәннәр. Өйләнү һәм аерылуның ние бар?
Узган ел Татарстанда 26 мең 983 гаилә төзелсә, 13 мең 586 пар исә аерылышу турында карар кабул иткән. Һәр икенче пар таркала дигән сүз бу! Кушылып бергә яши дә башламаган килеш шактый яшьләрнең аерылу турында сүз кузгатуына да күнегеп беттек инде. Рәсми мәгълүматларга караганда, баштагы дүрт елда никахларның 40 проценты таркала. Былтыр ун ел да бергә яшәмичә аерылышкан гаиләләр саны 64 процентка җиткән. Әнә шундый “кара” статистика янәшәсендә белгечләр тагын бер нәрсәне искәрткән: бүген икенче кат корган гаиләләр ныклырак булып санала икән. Моны дәлилләп күрсәтергә дә тырышканнар.
Аерылышуга китергән сәбәпләр шактый. Барыннан да бигрәк, холыклар туры килмәү, хыянәт, балалар булмау, бергә яшәүдән туюны атыйлар. Алдагысыннан аермалы буларак, икенче кат корган гаиләдә ир дә, хатын да элеккеге “хата”ларын кабатламаска тырыша, ди психологлар. Шуңа күрә насыйп ярны эзләгәндә, хисләрдән бигрәк, акыл белән эш итәргә тырышалар. Барысы да түгел, әлбәттә. Америкада яшәүче бер ханымны Гиннессның Рекордлар китабына керткәннәр әнә. Ул 23 тапкыр рәсми рәвештә кияүгә чыккан. Тормыш бернигә дә өйрәтмәгән, күрәсең. Баксаң, ир-атлар яңадан гаилә коруга җиңелрәк карый икән. Хатын-кызлар исә җиде кат уйлаганнан соң гына, кабат кияүгә чыга. Аларның уртак яклары да бар: һәр икесе дә икенче ирендә яки хатынында элеккеге тормыш иптәшенең чалымнарын эзли. Шулай булгач, гаиләне җимереп тору кирәк микәнни?
Кабат төзелгән гаиләләр тотрыклырак булып санала. Моның белән килешмичә дә мөмкин түгел. Ник дисәң, кабат өйләнешүче яки кияүгә чыгучыларның күбесе тормыш тәҗрибәсе туплаган, урта яшькә җитеп килүче кешеләр. Аларның эш урыны, яшәргә түбәсе бар. Димәк, тормыш мәшәкатьләре дә азрак. Хезмәт хакын айныкын айга ничек җиткерергә, дип баш ватып яшәү – бер хәл, ә сөйгәнең белән кичке ашка кафе яки ресторанга бару мөнәсәбәтләргә тагын да дәрт өсти, әлбәттә.
Ничек кенә булмасын, гаилә җимерелмәсен дисәгез, аны күз карасы кебек саклап торырга кирәк. Хәтта икенчесен дә. Кабат төзелгән никахларның да кимчелекле яклары җитәрлек. Мәсәлән, бер тапкыр аерылган хатын-кызлар, ялгыз каласым килми яки юньле ир-атлар барыбер юк инде ул, дип үзен ошатып йөргән кешегә кияүгә чыгарга мөмкин. Мондый гаиләдә берсе – ярата, икенчесе – яраттыра, шул гына. Ир яки хатынның беренче гаиләдән балалары да булырга мөмкин. Күпчелек сөйгәнен башкалар белән бүлешергә теләми, шул исәптән чит балалар белән дә. Мондый гаиләдә ызгыш-талаш чыкмасын өчен, уртак тел таба белергә туры киләчәк. Белгечләр әйтүенчә, икенче тапкыр гаилә корырга ашыгырга ярамый. Аерылышканнан соң кимендә 2-3 ел вакыт узарга тиеш, дигәннәр. Хатын-кызлар аерылышкач та, тагын бер ел буе элеккеге ирен оныта алмаса, көчле затларга моның өчен ел ярым вакыт кирәк икән.
Аерылу – канатың каерылу, ди халык. Шуңа күрә бер төзегән гаиләне җимермәвең хәерлерәк. Ир белән хатын өчен иң куркыныч чик – бергә яши башлаганнан соң 8–10 ел, дигәннәр. Әнә шул вакытта бер-берсенә булган мәхәббәтен саклап кала алучыларга аерылышу куркынычы янамый, ди. Сүз уңаеннан, гаилә корган ир-атлар һәм хатын-кызлар ялгыз гомер итүчеләргә караганда уртача ике тапкыр күбрәк яши.
Гаиләсен, мәхәббәтен саклап калырга теләүчеләр өчен кайбер киңәшләр:
– Бер-берегезне санлап яшәгез. Беркем дә хаталардан хали түгел. Әмма үзегез сайлаган тормыш иптәшен хөрмәт итә белергә кирәк.
– Күбрәк аралашыгыз. Никадәр генә сизгер булсаң да, башка берәүнең күңел түрендә нинди хисләр яшеренүен белеп булмый. Шуңа күрә бер-берегез белән сөйләшегез.
– Кичерә белегез. Гафу итүне гадәткә әйләндерү – иң кирәкле сыйфатларның берсе.
– Кеше алдында ызгышмагыз. Бу – бер-берегезнең дәрәҗәсен төшерә.
– Аерылышу сүзен әйтмәгез. Чынлап торып бу адымга барырга уйламыйсыз икән, моның белән куркыту дөрес түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз