news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тагын өч ил БРИКСның партнеры булды

Индонезия, Малайзия һәм Таиланд партнер дәүләтләр статусында БРИКС составына керде. РФ тышкы эшләр министры урынбасары Александр Панкин шулай дип белдерде. Бу хакта тышкы сәяси ведомство сайты хәбәр итә.

«Казанда узган БРИКС саммиты дөньядагы күпчелекнең гадел дөнья төзелеше булдыру, глобаль институтлар реформасын үткәрү һәм тигез хокуклы икътисади элемтәләр урнаштыруга омтылышын күрсәтте. АТЭС буенча безнең коллегалар - Индонезия, Малайзия һәм Таиланд берләшмәнең партнерлары булды», - диде ул.

БРИКС – дәүләтара берләшмә, анда тулы хокуклы әгъзалар хокукында 10 дәүләт, шулай ук партнерлар сыйфатында дистәдән артык ил керә. Казанда октябрь аенда узган БРИКС саммитында 30дан артык илнең делегацияләре катнашты, аларның 20дән артыгы югары дәрәҗәдә тәкъдим ителде.

Индонезия делегациясен тышкы эшләр министры Сугионо җитәкләде. Таиландтан саммитта шулай ук корольлекнең тышкы эшләр министры Марит Сангиампхонг та катнашты. Казанда Малайзия делегациясен икътисад министры Рафизи Рамли җитәкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100