news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тагын дүрт пассажир поезды расписаниесенә үзгәрешләр керә

Бераз элегрәк 17 поездның хәрәкәт расписаниесенә үзгәрешләр кертелүе хакында хәбәр ителгән иде инде

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). Казан станциясендә тимер юл инфраструктурасы төзекләндерелү сәбәпле, тагын дүрт пассажир поезды расписаниесенә үзгәрешләр керә. Алар технологик “тәрәзә” булдыруны исәпкә алган яңа хәрәкәт графигы кертелгәнче гамәлдә була.
367 нче Киров-Кисловодски поезды киләсе елның 3 апреленнән 25 маена кадәрге чорда Кукмара станциясендә 10 сәгать 22 минуттан 10 сәгать 25 минутка кадәр, Шәмәрдән станциясендә 11 сәгать 7 минуттан 11 сәгать 9 минутка кадәр, Казан станциясендә 14 сәгать 41 минуттан 15 сәгать 15 минутка кадәр туктап торачак. Свияжскидан соң состав гадәти расписание буенча юлын дәвам итәчәк.
307 нче Екатеринбург-Кисловодски поезды киләсе елның 20 гыйнварыннан яңа расписание гамәлгә кергәнчегә кадәр Казанда 14 сәгать 41 минуттан 15 сәгать 15 минутка кадәр аралыкта, Яшел Үзәндә 16 сәгать 1 минуттан 16 сәгать 3 минутка кадәр аралыкта, Свияжскида 16 сәгать 14 минуттан 16 сәгать 26 минутка кадәр аралыкта тукталыш ясап, алга таба юлын гадәти расписание буенча дәвам итә.
Үзгәрешләр шулай ук 308 нче Кисловодски-Екатеринбург, 368 нче Кисловодски-Киров поездлары расписаниесенә дә кагыла.
Бераз элегрәк 17 поездның хәрәкәт расписаниесенә үзгәрешләр кертелүе хакында хәбәр ителгән иде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot