news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тагын бер төркем мобилизацияләнгәннәр Казаннан хәрби әзерлекнең икенче этабына китә

Бүген Казанда танк училищесында мобилизацияләнгәннәрнең чираттагы төркемен җибәрү хөрмәтенә митинг-концерт узды. Алар махсус хәрби опреация үткәрелә торган зона янындагы өлкәләргә өстәмә әзерлеккә китә.

Казан югары хәрби команда училищесы башлыгы Кирилл Кулаков резервтагы хәрбиләргә мөрәҗәгать итте. Ул ир-егетләргә уңышлар теләде һәм Россия киләчәге өчен махсус хәрби операция максатларының никадәр мөһим булуын искәртте.

Рәсми өлештән соң, хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен концерт узды, анда Татарстанның атказанган артистлары чыгыш ясады.

Мобилизацияләнгән ир-атлар белән саубуллашырга туганнары һәм дуслары килгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot