news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тагын бер китап дөнья күрде

Тагын бер китап дөнья күрде

(Төмән, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Күптән түгел Төмән шәһәренең «Экспресс» китап нәшриятында «Слово об ученом» дигән китап басылып чыкты. Ул мәгърифәтче галим Изил Бәдретдин улы Гарифулинның тормыш, хезмәт һәм иҗат юлы турында.

Изил әфәнде Гарифуллин Тубыл шәһәрендә 1928 елда төбәкнең данлыклы мәгърифәтчесе, Совет властеның беренче елларында Татарстанның Әлмәт якларыннан Себергә юллама белән җибәрелгән Бәдретдин Гарифуллинның ишле гаиләсендә дөньяга килгән. Гасыр башында Себердә дөньяви татар милли мәгариф системасына нигез салучыларның берсе булган Бәдретдин Гарифуллин, районнан-районга гаиләсе белән күчеп йөри-йөри берничә татар мәктәбе ачып, аларны аякка бастыра. Аның 10 баласының бишесе укытучы һөнәрен сайлый һәм бу төбәктә халыкка игелекле хезмәт күрсәтә. Шуларның берсе - Изил.

Ул Тубыл Татар педагогия училищесында белем алганнан соң, Казан дәүләт педагогика институтының география факультетын тәмамлап, туган якларына әйләнеп кайта. Укытучы, мәктәп директоры һәм өлкә мәгариф бүлеге инспекторы, шулай ук Коммунистлар партиясенең өлкә комитеты инструкторы булып эшли. Шул чорда ул тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә кандидатлык диссертациясе яклый. Ә лаеклы ялга И.Гарифуллин югары милиция мәктәбенең подполковник дәрәҗәсендәге укытучысы булып чыга. Шуннан бирле Себер татарлары тарихын тирәнрәк өйрәнү максаты белән бу өлкәдә фәнни эзләнүләрен әлегә кадәр туктатмый.

Бүгенге көндә ул - Төмән дәүләт университетындагы Гуманитар фәнни эзләнүләр институтының фәнни хезмәткәре. Изил Гарифуллинның тормыш һәм иҗат юлы турында төрле авторларның очеркларыннан, язмаларыннан һәм аның хезмәтләренә рецензияләрдән, шулай ук дөнья күргән китапларының һәм матбугат битләрендә басылып чыккан язмаларының бибилиографик исемлегеннән торган бу китап мәгърифәтче галим һәм җәмәгать эшлеклесе Изил Бәдретдин улы Гарифуллинның тормыш һәм хезмәт юлы турында белешмә буларак кабул ителә. Китапның редакторы – журналист Фәрит Баязитов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100