news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тагын бер ил Россия туристлары өчен үз чикләрен ача

Оман иленең диңгез, коры җир һәм һава чикләре 22 декабрьдә ябылган иде.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Оман дәүләте Россия халкы өчен үз чикләрен ача. Илгә керүгә һәм чыгуга чикләүләр 29 декабрьдә бетереләчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«29 декабрьдә төрле портлар аша илгә керү һәм чыгу чикләве бетерелә», — диелә солтанатның Югары комитеты карарында.

Оман дәүләтенең һава, диңгез һәм коры җир чикләре Бөекбританиядә табылган яңа коронавирус штаммы аркасында 22 декабрьдә ябылган иде. Шундый ук чаралар Согуд Гарәпстанында һәм Кувейтта да кабул ителде.

Чикләүләрне бетерү бүгеннән солтанатта коронавируска каршы прививкалар башлануга бәйле. Соңгы мәгълүматлар буенча монда коронавирусның 128 мең очрагы теркәлгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot