news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тагын бер бәйрәм юкка чыкмасмы? - "Ватаным Татарстан"

Биектау районында ел саен үткәрелә торган “Иске Казан Түгәрәк уены” фестивале юкка чыкмый, аны үткәрү вакыты гына күчереләчәк.

(Казан, 6 май, "Татар-информ",  "Ватаным Татарстан", Гөлинә Гыймадова). Ун ел элек татар дөнья­сын­да фольклор хәрәкә­те башланды. Әлеге хәрәкәт Татарстан район-авыл­ларын гына түгел, читтә яшәгән милләттәш­лә­ре­безне дә җанлан­дыр­ды, бер йодрыкка туплады. Сүзебез “Түгәрәк уен” бө­тенроссия фестивале турында.

Июнь урталарында, “Каравон” белән бер тирәдә диярлек, Биектау районында “Иске Казан Түгәрәк уены” үтә иде. Быел ул булмаячак икән. Алай гына да түгел, узган елны Казан Кремле биләмәсен­дә үткән “Түгәрәк уен” Бөтен­рос­сия фестивале быел го­мумән узмаска мөмкин. Бу зур бер хәрәкәткә нокта кую ди­гән сүзме? “ВТ” хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.

“Түгәрәк уен” белән нәрсә югала? Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле балетмейстеры Раилә Гарипова, сәнгать кабатланмас әсәрләргә баюдан туктый, дип саный. Ул үзе – “Түгәрәк уен”ның жюри әгъ­засы да. “Без эзләнәбез, күп йөрибез. Нәтиҗәдә Себер, Әс­терхан, Пермь татарлары бию үрнәкләрен өйрәнеп, сәхнәгә чыгардык. Бу җәһәттән “Түгә­рәк уен”да эшләвем ярдәм итә. Аннан бик күп материал алып кайтам. Быел Урал татарлары биюен куйдым. Ульян татарлары биюен әзер­ләдек. Уфа татарлары биюен тамашачы бик җылы кабул итте. Болар бит барысы да – фестиваль хәрәкәте нәти­җәсе. Кием үрнәкләре, җыр, әйтеш­ләр – алар үзе бер аерым тема. Шуңа күрә “Түгәрәк уен” туктала дигәнгә һич тә ышанмыйм”, – ди Раилә Гарипова.

“Түгәрәк уен” – татар яшь­ләре уены ул. Аның максаты – төрле җирләрдә яшәгән татарларны берләштерү, югалу куркынычы янаган мирасны барлап, саклап, мәдәнияткә яңа­дан кайтару. Бу хәрәкәт һаман үсә барып, соңгысына, мәсәлән, Рос­сиянең 23 төбә­геннән җәм­гысы 42 иҗат коллективы килгән булган. Ә бу – аз да түгел, күп тә түгел, 600 кеше дигән сүз.

Фестивальнең Казан арты өлеше Биектау районында уза иде. Быел ул үткәрелми. Моның сәбәбен Биектау районы башкарма комитеты җи­тәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов болай аңлатты:

– Фестиваль быел унынчы елы белән бара һәм без Россия күләмендә “Түгәрәк уен”­ны үзебездә үткәрергә планлаштырган идек. Ләкин быел грант ота алмадык. Юкса, 29 июньдә үткәрербез, дип кө­нен дә билгеләп куйган идек. Аңа карап, тукталып калмадык. Фольклор коллективлары барыбер Биектауда җые­лачак һәм без фестивальне Казан арты Сабан туе форматында үткәрергә булдык. Ми­ңа калса, бу – бик отышлы алым. Чөнки миллионнан артык халкы булган Казанда бары бер җирдә генә Сабан туе оештыру да бик үк дөрес түгел. Монда килү бик җайлы. Казаннан маршрут автобуслары да йөри. Безнең исә, барыннан да бигрәк, фольклор хәрәкәтен туктатасыбыз килми. Ә бит бу көннәрдә Лаешта “Каравон” бәйрәме үтте. “Тү­гәрәк уен” да Биектауда нәкъ шул дәрәҗәдә үтә ала.

Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен мәдәният министры Ирада Әюповага мөрәҗәгать иттек. Министрлыктан алынган рәсми җавапта мондый юллар бар:

“Биектау районында ел саен үткәрелә торган “Иске Казан Түгәрәк уены” фестивале юкка чыкмый, аны үткәрү вакыты гына күчереләчәк. Без традицион милли бәйрәм­нәрне саклауның мөһимле­ген аңлыйбыз, халыкның кызыксынуын арттыру максатыннан бәйрәмне оештыру белән бәйле мәсьәләләрне яңадан карарга тырышабыз. “Түгәрәк уен” Бөтен­рос­сия фестивале 2010 елдан бирле үткәрелә. Без Россия Федерациясе террито­рия­сен­дә мондый милли бәй­рәмнең бердәнбер оештыручылары булып торабыз һәм фестивальгә илебезнең күп төбәкләреннән татарларны җәлеп итү идеясе белән эшлибез. Быел фестиваль мәйдан­чыгын күчерү мәсьәләсе генә карала һәм хәзерге вакытта ул килештерелә. Өстәмә мәгъ­лүмат соңрак биреләчәк”.

Кичә Ирада Әюпова Татар әдәбияты тарихы музеенда журналистлар белән очрашты һәм анда да “Түгәрәк уен” мәсьәләсен кузгатты. Аның фикеренчә, “Түгәрәк уен”ны гади халыкка тагын да якынайтасы бар:

– Фестиваль аерым бер коллективлар өчен вокал бәй­рәме генә булырга тиеш түгел. Ул шушы хәрәкәткә күб­рәк халыкны тартырга тиеш. 25–30 коллектив җыелды, биеде дә таралды булмасын иде. Мондый формат дөрес түгел.

Сүз уңаеннан, министрга “Республика традицион мәдә­ниятне үстерү үзәге үзгәрә. Аның фән белән шөгыльләнү, экспедицияләргә чыгу функ­цияләре сакланачакмы?” – ди­гән сорауны да юллаган идек. Аннан менә мондый җавап алдык:

– Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге Татарстан Республикасы Ми­нис­трлар Кабинеты йөкләгән яңа компетенцияләр кысаларында үз эшчәнлеген дәвам итәчәк. Үзәк эшчәнлегендә фән­ни өлешләрнең яңадан каралачагын әйтә алам, фән­ни эшчәнлек планына төзәт­мәләр кертеләчәк.

Кыскасы, фольклорга караш үзгәрә. Яхшы яккамы, әл­лә киресенчәме – әлегә әйтүе кыен. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100