Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Таганрогта БПЛА һөҗүме вакытында ике кеше зыян күргән
Таганрогта БПЛА һөҗүме вакытында ике кеше зыян күргән, дип хәбәр итте социаль челтәрләрдә Ростов өлкәсе губернаторы Юрий Слюсарь.
«Таганрогта зыян күрүчеләр (ир-ат һәм хатын-кыз) хастаханәгә китерелгән», - дип язган ул.
Шәһәр портында җимерекләр төшү һәм БПЛА эләгү аркасында янгын чыккан. Хәзерге вакытта ул юк ителгән. Шулай ук Сальскида күпфатирлы йорттагы балкон һәм кулланылмый торган склад зыян күргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз