news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәлгать Таҗетдин: Болгарда исламны кабул итү бәйрәме Кыямәт көненә кадәр дәвам итәчәк

«Без ел саен бу бәйрәмне билгеләп үтәчәкбез», - диде Үзәк Диния нәзарәте рәисе.

Тәлгать Таҗетдин: Болгарда исламны кабул итү бәйрәме Кыямәт көненә кадәр дәвам итәчәк
Рамил Гали

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин Казанда узган «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү беркайчан да тәмамланмаячак дип белдерде.

«Утырыш алдыннан гарәп илләреннән килгән кунаклар тантана ел ахырына кадәр барамы, дип сорады. Юк, дидем. Кыямәткә кадәр дәвам итәчәк. Әлегә без исән. Без ел саен шулай бу бәйрәмне билгеләп үтәчәкбез. Кояш буенча да, ай буенча да. Без сезне сентябрьдә Башкортстан башкаласында көтәбез», - диде ул чыгышында.

Тәлгать Таҗетдин болгарларны борынгы бабаларыбыз дип атады. «Алар үз теләкләре белән ислам динен кабул иткән», - диде хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100