Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тәэминә Биктимирова китаплары тәкъдим ителде: Моңарчы ныклап язылмаган теманы күтәрдегез
Тарих фәннәре кандидаты, галимә һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә Биктимированың «Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында» һәм «Тарихыбызда татар кызлары» китаплары тәкъдим ителде. Тантана авторның 85 яшьлек юбилеена багышланды.
Әсгать Сәфәров: «Татарның күп гасырлык тарихы, мәдәни мирасы бар»
Тәэмине Биктимированың татар хатын-кызларына багышланган китапларын тәкъдим итүдә Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
«Әлеге вакыйгага катнашы булган һәркемгә рәхмәт сүзләремне ирештерәсем килә. Тарихи үткәннәрне популярлаштыру чыннан да мөһим һәм әһәмиятле. Татарның күп гасырлык тарихы, мәдәни мирасы бар. Татар хатын-кызларына борынгы заманнардан ук гаилә кыйммәтләре, мәгърифәткә омтылыш һәм тугрылык хас булган. Моннан тыш татар кызлары тапкырлык һәм зирәклекләре белән дә билгеле. Чыннан да, Тәэминә апа, шундый гаять олы эшкә алынганыгыз, татар дөньясының төрле якларын ачканыгыз өчен рәхмәтләребезне кабул итегез», – дип мөрәҗәгать итте ул Тәминә Биктимировага.

«Халкыбызның ХIХ, ХХ гасыр башындагы тарихын һәм үзгәрешләрне халыкка җиткерүегез өчен дә рәхмәт. Сезне Татарстанда тарихи темаларны өйрәнүдә, язуда башлап йөрүче, дип тә саныйбыз. Сезне юбилеегыз һәм яңа китап нәшер итүегез белән чын күңелдән котлыйм. Бәхетле тормыш, исәнлек-саулык телим», – диде Әсгать Сәфәров.

«Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында» һәм «Тарихыбызда татар кызлары» китаплары XIX-XX гасырлар чигендә татар хатын-кызлары мәгърифәте үсеше тарихының төрле аспектларына багышланган, Октябрь революциясенә кадәрге чорда югары белем алган татарлар, күренекле татар хатын-кызлары турында сөйлиләр. Халык тарихында онытылмас эз калдырган гүзәл затлар хакында мәгълүмәт фотолар белән дә баетылган.
Данис Шакиров: «Тәэминә апа Биктимирова үзе бер дөнья»
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров:
«Хөрмәтле юбилярыбыз һәм безнең милләтпәрвәребез Тәэминә ханым! Тәэминә апа Биктимирова хакында әйткәндә – ул үзе бер дөнья. Хәтта юбилей чарасын да үзенең халык файдасына эшләгән хезмәтләрен тәкъдим итү белән бәйләде. Бүгенге көндә дә Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә һәм хезмәттәшлектә булган милләтнең сөекле кызы ул.. Аның барлык мәсьәләгә дә үз фикере бар, фән дөньясында да юлын ерган шәхес. Һәрвакыт бик ирек сөючән, гомумән әйткәндә дә – әтнәлеләр үзләре шундый бәйсезлекне яраткан кешеләр. Озын гомерләр телибез сезгә, әле бергә эшлисе, башкарасы эшләр күп», – дип ассызыклады Данис Шакиров.

Ул шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының август аенда узган «Милләт җыены»нда «Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында» китабын Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән килгән делегатларга таратылуын да билгеләде.
ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, академик һәм фән докторы Айнур Тимерханов:
«Сезнең барыгызны да Татарстан Фәннәр академиясе җитәкчелеге исеменнән сәламләргә һәм сезне, Тәэминә апа, яңа иҗат уңышлары белән тәбрик итүемә шатмын. Иҗатыгыз дәвамлы булсын, исәнлек-иминлек телибез. Татар хатын-кызлары әлегә кадәр гел ничектер күләгәдә кала килде, без алар турында аз язабыз һәм сөйлибез. Бәлки, бу аларның тыйнаклыкларына да барып тоташадыр. Аннары стереотиплар да бар. Тик соңгы арада бу тема республикада да, ил күләмендә дә күтәрелә. Бүгенге көндә Фәннәр академиясе хезмәткәрләренең 60 проценттан күбрәге – хатын-кызлар», – диде ул.

Шамил Садыйков: «Тәэминә апа – студент вакыттан ук тарих һәм әдәбият буенча сабак биргән шәхес»
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков:
«Тәэминә апа – узган гасырның 90нчы елларыннан ук татар хатын-кызлары темасын күтәреп җибәргән кеше. Сезнең китапларда татар хатын-кызы язмышлары, тарихка карата мәхәббәтне дә күрәбез. Хәзер иң мөһиме – китаплардагы мәгълүматны рус телендә дә интернетка чыгару. Башка милләтләр дә укысыннар, белсеннәр. Бу темага Тәэминә апа белән сөйләштек. Китапта язылганнарны без «Татар-информ»да, «Миллиард.Татар» проектында, рус теленә тәрҗемә итеп, нәшер итә башлыйбыз», – дип билгеләп узды ул.

Садыйков Тәэминә Биктимированың абруйлы тарих һәм әдәбият белгече булуын да ассызыклады.
«Мин «Татмедиа»ның барлык журналистлары һәм шәхсән үземнең исемнән Тәэминә апаны котлыйм. Ул миңа студент вакыттан ук тарих һәм әдәбият буенча сабак биргән шәхес. Әтиемнең дә сабакташы һәм курсташы. Шуңа күрә гаиләбез исеменнән дә тәбриклим, озын гомер, бәхетләр һәм шатлыклар сиңа, Тәэминә апа», – диде ул.

Зиннур Хөснияр: «Үзегез хакында әдәби әсәр иҗат итәргә вакыт җиткәндер»
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы-прозаик Зиннур Хөснияр:
«Тәэминә апаның китаплары – бүгенге көндә бик кирәк. Мин үзебезнең Казан арты тарихын Тәэминә апа Биктимирова чыгарган китаплардан өйрәндем. Һәм бик уңайлы булды, архивларга барып йөрисе, анда эзләнеп утырасы булмады. Безнең Тәэминә апа белән авылларыбыз да бик якын урнашкан. Әйткәнемчә, язучы өчен архивта казыну – бик олы һәм четерекле хезмәт. Шуңа күрә дә сезнең басмалар миңа тарихи елъязманың бик күп кызыклы битләрен ачты», – дип сөйләде әдип.

Ул Тәэминә апа Биктимировага матур теләкләрен җиткерде.
«Сез бик мөһим, моңарчы ныклап язылмаган темаларны күтәреп чыктыгыз. Үзегез хакында шундый әдәби әсәр, әдәби роман иҗат итәргә вакыт җиткәндер. Сез моңа бик лаеклы! Исән-сау булыгыз, сезгә бик зур рәхмәт», – диде ул.

«Тарихыбызда татар кызлары» китабы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан нәшер ителгән. Китапта авторның дистә еллар буе матбугатта басылган һәм Татарстан радиосында ясаган чыгышлары урын алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз