«Барыбызны бер мәсьәлә борчый: телебезнең һәм халкыбызның югала баруы. Беркемгә дә сер түгел, безнең хәзер балаларыбыз татарча сөйләшми. Бер көнне Бакый ага Урманченың «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турындагы язмасын укып, кычкырып елап җибәрдем. Бакый ага: «Татарлар обсерваторияне башка халыкларга караганда 200 ел алдан эшләгәннәр», – ди. Йә Ходай, нәрсә өчен халкыбыз шундый томаналыкка, тирәнлеккә төште икән, дим.
Балалар русча укый, сөйләшә – ата-аналар шуңа куана. Нишләргә икән безгә? Бу хәлдән ничек итеп чыгарга икән? Без генә түгел, йөрәге янган барлык кеше уйлый торгандыр. Бер укучы: «Тукай ул Чапаев дивизиясендә сугышкан», – дип җавап биргән бит, инде без шушы хәлгә төшкәнбез икән, без нишли алабыз икән?
Бәхетле булыйк, халкыбыз, телебез яшәсен! Нинди генә эшкә тотынсагыз да, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын. Бәлки, башланган эшебез килеп чыгар, хәлдән килгәнне эшлик», – ди ул.
Түгәрәк өстәлдә яңгыраган фикерләрне «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина тәкъдим итте.