news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табылдык кредит картасы белән хатыннарына йомшак аю алган әлмәтлеләр тоткарланды

Полицейскийлар Әлмәт районында яшәүче дүрт егетне тоткарлады.

(Әлмәт, 14 октябрь, “Татар-информ, “Әлмәт таңнары”). Полицейскийлар Әлмәт районында яшәүче дүрт егетне тоткарлады. Алар чит кеше картасыннан 57 мең сумнан артык акча алып, бу акчага ашап чыкканнар, аннары кыйммәтле 2 смартфон һәм хатыннарына бүләккә 4 зур плюш аю һәм чәчәк бәйләмнәре алганнар, дип сурәтли сәер гамәлләрне “Әлмәт таңнары” газетасы.

Аларны 31 яшьлек әлмәтле полициягә кредит картасы югалу турында хәбәр иткәннән соң тоткарлыйлар. Хатыны белән төнге клубта ял иткән әлмәтле кичке аш өчен кредит картасы белән түли һәм аны чалбарының арткы кесәсенә тыгып куя. Ә иртән йокыдан уянуына телефонына акча алу турында смслар килгәнен күреп гаҗәпкә кала. Баксаң, пин-кодсыз булган кредит картасын 19, 20 һәм 26 яшьлек Әлмәт районы егетләре таба һәм бу акчага рәхәтләнеп күңел ача. Алар кергән кибетләрдә видеокамералар куелган булып чыга. Шул рәвешле, аларны тиз табалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100