news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәбрис Яруллин: Мәчетләрнең «өченче урын концепциясе» нигезендә үзгәрүен теләр идем

ТР Милли китапханәсе директоры урынбасары Тәбрис Яруллин, мәчетләр үзгәрергә тиеш, дигән фикердә. 

Бу хакта ул "Печән базары" фестивалендә «Заманча татар мәчете нинди булырга тиеш?" дигән темага әңгәмә барышында әйтте.

Дискуссияне алып баручы Айрат Фәйзрахманов мәчетләрне гыйбадәт урыны буларак кына түгел, иҗтимагый киңлек буларак та карарга тәкъдим итте. Тәбрис Яруллин аның фикерен җөпләп, Милли китапханәне мисалга китерде. 

"Без аны уку урыны буларак китапханә итеп кенә түгел, "өченче урын концепциясе" итеп күз алдына китерәбез. Ач булсаң, укыган китапны ничек кабул итәсең дә, тук булсаң, ничек була. Димәк, бинада кешене тукландыру урыны да булырга тиеш. Китапханәгә килеп кергәч, беренче чиратта, кешене каталог һәм китапханәче түгел, ачык киңлек каршы ала", - диде. 

Тәбрис Яруллин фикеренчә, китапханәне иҗтимагый киңлек итеп үзгәрткәч, китап алучылар саны да күпкә арткан.

"Музейлар, хастаханәләр, шул исәптән, мәчетләр дә алай үзгәрмәде. Мин аларның шулай үзгәрүен теләр идем. Гыйбадәт кылу урыны гына булып калмыйча, мәчетләр, милләте, диненә карамастан, халык өчен ачык киңлеккә әверелсен иде. Кайбер мәчетләр шул юл белән бара. Әйтик, "Гаилә" мәчете, анда уен мәйданчыгы да бар", - диде Тәбрис Яруллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100