news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәбрис Яруллин: Элек китапханәнең үзәгендә китап булса, хәзер – кеше

«Хезмәткәрләрнең кешегә яхшы мөнәсәбәте, бинаның җылы, якты булуы бик мөһим» – диде Милли китапханә хезмәткәре.

Тәбрис Яруллин: Элек китапханәнең үзәгендә китап булса, хәзер – кеше
Михаил Захаров

Татарстан Милли китапханә директоры урынбасары Тәбрис Яруллин китапханәнең эшчәнлегендәге үзгәрешләр, аларның үзенчәлекләре турында сөйләде.

«Элек китапханәнең үзәгендә – китап, предмет, җисем; музейның үзәгендә экспонат иде. Хәзер китапханәләрнең үзәгендә – кеше. Кеше бинада үзен ничек хис итә? Без шуны исәптә тотабыз. Әйтик, бинада караңгы, салкын, туклану урыны юк икән, ул тизрәк кайтып китәргә ашкыначак. Хезмәткәрләрнең кешегә яхшы мөнәсәбәте – болар барысы да бик мөһим», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Тәбрис Яруллин заманча алымнарны берләштерергә тырышуларын әйтте. «Шундый форматта эшләүче Россиядә безнең китапханә белән тиңдәш булган башка китапханәне белмим», - диде. Ул китапханәнең Финляндия китапханәсе системасына охшаш дип саный, әмма нәкъ шуның күчермәсе түгеллеген әйтте.

«Финляндия китапханәсеннән соң дөньяның бик күп китапханәләре үзгәреш кичерде, алар аны бер-берсеннән илһамланып эшләгән. Бу - үзгәртеп корылган бина. Аның үз тарихы бар. Финляндия китапханәсе шәһәркүләм китапханә буларак эшли. Бездә китапларның күчермәсен алып, аларны өйрәнеп, фәнни эшләр язып, кулъязмалар коллекциясен өйрәнеп була. Бездә дөньядагы иң зур татар китаплары фонды саклана», - диде ул.

Милли китапханә директоры урынбасары фикеренчә, дөнья китапханәләре белән берләштерүче фактор – йөрүчеләрнең күп булуы. «Хәзерге вакытта безнең китапханә иң җанлы мәдәният учреждениясе. Көн саен 1,5-2 мең кеше килә. Көненә мең китап алып китәләр. Россиядә дә без иң популяр китапханә. Бу безне дөнья китапханәләренә тиңли», - ди ул.

Тәбрис Яруллин китапханәчеләрнең ролен дә билгеләп үтте. «Алар мондагы тормышның ике ягын бик яхшы аңлый. Бер яктан, без Милли китапханә буларак мәңгелек саклауга китап кабул итәбез, икенче яктан, заманча, яңа форматларга тартылып, яңа аудитория җәлеп итеп, замана белән бергә атлыйбыз», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100