Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табигый ташларны чит илгә сатып, Төркия узган ел 2,1 миллиард доллар табыш алган
Төркия дөньядагы табигый ташларның 40 процент запасына ия.
(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Төркиядә табыла торган табигый ташларга бөтен дөньяда ихтыяҗ зур. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.
Табигый ташлар төзелеш эшләрендә кулланыла. Төркиядәге ташларның аналогларын хәтта Ак Йортта һәм Мәккәдә дә очратырга мөмкин.
"Элязик чиясе" (Elazığ vişnesi), "Афьон аклыгы" (Afyon beyazı) һәм "Диярбакыр яшеле" (Diyarbakır petrol yeşili) сортлы ташларга халыкара базарларда ихтыяҗ зур. Табигый ташларны сату Төркиягә валютада зур керем китерә.
Төркиядәге табигый ташлар ачык төстә булулары белән аерылып тора һәм алар барлык илләрдә архитектура проектларын тормышка ашырганда кулланыла.
Төркия дөньядагы табигый ташларның 40 процент запасына ия.
Квадрат метры 30 доллар тирәсе торган тиңдәшләреннән аермалы буларак, Төркиядәге табигый ташларны 120 доллардан сатып алучылар бар.
2017 елда Төркия табигый ташларны экспортлап, 2,1 миллиард доллар табыш алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз