Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табигый газ ягучы техникаларның халыкара йөреше Бөгелмә аша узды
Техника колоннасы Баулы, Бөгелмә, Әлмәт аша уза, аннары Алексеевскига һәм Казанга юнәләчәк.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Бөгелмә шәһәре аша "Моторга - газ" ("Газ в моторы") халыкара автойөрешендә катнашучылар колоннасы узды. Бу турыда Бөгелмә мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
- 24-27 сентябрьдә "Моторга - газ" автойөрешләренең Татарстан этабы үткәрелә. Бөгелмә урамнары буйлап Россия, Кытай һәм Казахстаннан табигый газ ягучы барлыгы 15 йөк, җиңел автомобиль һәм автобус узды.
Техника колоннасы Баулы, Бөгелмә, Әлмәт аша узды, аннары Алексеевскига һәм Казанга юнәләчәк. Гомумән алганда, йөрешләрдә катнашучылар 500 чакрымнан артык юл узачак. Россиядән колонна составына магистральдә авыр йөк ташу машиналары, шәһәрара автобуслар, коммерцияле һәм җиңел техника кергән.
Россия автоколонасы җитәкчесе Виталий Косковецкий Бөгелмәдә газ салганда һәр кабул итүче як маршуртны үз вакытында һәм уңайлы узу өчен көч куйды, дип билгеләп үтте.
Кытай автоколоннасы җитәкчесе Кан Фуюань автойөрештә катнашучыларның дустанә мөнәсәбәттә булуын белдерде. Бөгелмәдә автойөреш кысаларында хакимият һәм җәмәгатьчелек органнары вәкилләре белән очрашулар узды.
- Бүген Бөгелмә шәһәрендә һәм районында җәмәгать транспорты газда эшли. Ике ел элек тәүлегенә 400гә якын машинага хезмәт күрсәтә ала торган заманча комплекс төзелде.
- 4 октябрьдә Санкт-Петербургта VIII халыкара газ форумы кысаларында автойөрешнең финишы була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз