Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табигый газ ягучы техникаларның халыкара автойөреше Казанга килеп җитте
4 октябрьдә Санкт-Петербургта "Моторга - газ" ("Газ в моторы") халыкара автойөрешнең финиш тантанасы узачак.
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Табигый газ ягучы техникаларның халыкара йөреше Казанга килеп җитте. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин автойөрештә катнашучылар белән очрашты.
- "Моторга - газ" ("Газ в моторы") иң озын автойөреш 4 сентябрьдә Кытайда башланды, колонна Кытай, Казахстан һәм Россия буенча 8,2 мең чакрым узган. Финиш тантанасы 4 октябрьдә Санкт-Петербургта узачак.
Автойөреш табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында экономияле, экологик чиста һәм куркынычсыз булуын, шулай ук газ-мотор техникасы модельләре төрлелеген, куллану үзлекләрен, сыйфатын һәм ышанычлы булуын күрсәтә.
Автойөрештә 15 йөк машинасы, җиңел машина һәм автобус, шулай ук автомобиль газ заправкалары катнаша.
Россиядән колонна составына магистральдә авыр йөк ташу машиналары, шәһәрара автобуслар, коммерцияле һәм җиңел техника кергән.
Техника колоннасы Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Алексеевск аша узган.
«Газ-мотор ягулыгын алга этәрергә кирәк, ул безнең киләчәк. Чиста һава, икътисад. Татарстанда очрашулар шәп булды, барысы да яхшы һәм матур оештырылган. Чәкчәк белән сыйладылар, искиткеч булды», — дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгына Чаллы йөртүчесе Кәрим Закиров.
Казахстан Республикасы газ салу станцияләре төзелеше, шул исәптән «Көнбатыш Европа — Көнбатыш Кытай» юлы буенча Хөкүмәт карары әзерли, дип сөйләде республика автоколоннасы җитәкчесе Тәлгать Аристанбаев. Автойөреш кысаларында сыекландырылган газны куллану тәҗрибәсен өйрәнү планлаштырыла, диде ул.
«Автойөреш — ул экологик яктан чиста мотор ягулыгы буларак, табигый газны алга этәрү акциясе. Автойөреш бу юнәлешне үстерү өчен этәргеч бирер дип уйлыйм», — диде Аристанбаев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз