news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табигый фәннәрдән халыкара олимпиадада җиңгән Казан укучысын Путин котлады

Россия Президенты Владимир Путин 2022 елда 19 нчы Халыкара табигый фәннәр олимпиадасында катнашкан юниорларның Россия җыелма командасына котлау юллады. Командага Казанның 2нче лицей-интернатында укучы Альберт Семенов та керде.

«Кадерле Гордей, Екатерина, Андрей, Михаил, Альберт, Максим! Сезне чын күңелдән Колумбия башкаласы Боготада Юниорларның халыкара табигый фәннәр олимпиадасында бик яхшы чыгыш ясавыгыз белән котлыйм», –  диелә дәүләт җитәкчесе телеграммасында. Телеграмманы Кремльнең матбугат хезмәте урнаштырган.

Путин сүзләренчә, укучылар турнир дистанциясен ышанычлы үтте һәм физика, химия һәм биологиядән тирән белемнәрен күрсәтте. Аларның казанышлары Россия мәгарифенең зур потенциалын раслады.

Президент укучыларның педагогларын һәм остазларын аерым тәбрикләде, аларның осталыгы яшьләргә шундый югары бүләкләр яулау мөмкинлеге биргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot