news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табигый байлыклар комитеты Зәңгәр күлләргә керүне түләүле итү сәбәпләрен аңлатты

Казанда «Зәңгәр күлләр» тыюлыгына керүне түләүле итәргә планлаштыралар. Моның сәбәпләрен «Татар-информ»га Табигый байлыклар буенча дәүләт комитетында аңлаттылар.

«Зәңгәр күлләр туристлар өчен табигать һәйкәле һәм массакүләм көндәлек ял итү урыны булып тора. Әмма бүгенге көндә Зәңгәр күлләр тыюлыгына килүчеләр агымы белән идарә итү авырлаша. Тыюлыкка керүне түләүле итү – кирәкле чара. Россиядә түләү алу мөмкинлеге турындагы документ 2020 елда ук, махсус саклана торган табигый территорияләр турындагы канунга әлеге норманы керткәч расланган иде», – диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Татарстанның Табигый байлыклар буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, илнең күпчелек субъектларында махсус сакланыла торган табигать территорияләренә керү түләүле һәм бу коммерция максатларыннан түгел, ә табигый яктан аеруча кыйммәтле территорияләрне саклау өчен эшләнелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot