news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табигатьне саклау прокуратурасы кар күчләре өчен махсус урыннар булдыруны тәкъдим итә

Прокурор быел рөхсәт ителмәгән урыннарга кар түгүчеләр булмавын әйтте.

Табигатьне саклау прокуратурасы кар күчләре өчен махсус урыннар булдыруны тәкъдим итә
Султан Исхаков

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның табигатьне саклау прокуратурасы кар өемнәре өчен махсус урыннар булдыру турында республиканың Дәүләт Советына тәкъдим белән чыккан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә интервьюда Татарстанның районара табигатьне саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов хәбәр итте.

“Кар өемнәре бәла иде инде былтыр. 2015-2016 елларда кышын кар күчләрен су кырыйларында да, кая телиләр, шунда ясыйлар иде. Ул, яз буе эреп, суга эләгә иде. Мәсәлән, Кабан күле буенда бер кап-кара күч җәйнең уртасына кадәр эреп ятты. Күлдә шуның нәтиҗәсендә марганецның күләме 80-90 тапкыр артты. Минская урамында автозаправка артында Нокса елгасы янында кар өелеп ята, дип берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр иде. Шуңа күрә быел көз башыннан ук Экология министрлыгы белән кар җыю өчен вакытлыча урыннарны алдан ук билгеләдек. Шәһәр буенча 10 урын килештерелде. Бу - “Водоканал”ның биш кар эретү урынын исәпкә алмыйча. Кыш буе контроль органнары кар күчләре юкмы, дип карап йөрде”, - дип белдерде Илсур Гыйльметдинов.

Аның сүзләренчә, бу юнәлештә алга китеш бар, әмма бу - вакытлыча чаралар. “Кар күчләре махсус җайлашкан урыннарда булырга тиеш. “Водоканал”ның кар эретү пунктлары гына җитми, өстәвенә, кыш карлы да килсә, хәл авырлаша. Кар җыю өчен пунктлар каты өслекле, ливневка канализациясе һәм су чистарту корылмалары булган урыннарда булырга тиеш. Кайбер субъектлар күптән инде шушы рәвешле эшли. Бу нисбәттән, без Дәүләт Советына тәкъдим керттек, шәһәр администрациясенә дә хәбәр ителде. Кар китереп ташлау рөхсәт ителгән махсус урыннар булдыруны тәкъдим итәбез. Бәлки алар киләсе кышка пәйда булыр”, - диде прокурор.

2016-2017 елгы кышка килгәндә, прокурор сүзләренә караганда, вазгыять бераз яхшырган. Быел кар өемнәре өчен вакытлыча сайланган урыннар су кырыенда булмаслык, төзеләчәк йорт астына эләкмәслек итеп сайланган. Туфракны пычратырга ярамаган урыннар булмавы да кайгыртылган. Илсур Гыйльметдинов әйтүенчә, былтыр хокук бозучыларга карата башкарылган штраф санкцияләре быел хокук бозу очракларын булдырмый калган. “Былтыр бер предприятие бер кар күче урыныннан гына 22 млн сум күләмендә зыян китергән иде. Быел андый хокук бозучылар күренми”, - дип белдерде прокурор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100