news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табигатьне саклау министрлыгы Кызыл китапның яңа редакциясен раслаган

Кызыл китапның яңа редакциясендә сирәк һәм бетеп баручы хайван төрләре кергән.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Табигатьне саклау министрлыгы Кызыл китапның яңа редакциясен раслаган. Кызыл китапның яңа редакциясендә сирәк һәм бетеп баручы хайван төрләре кергән. Ведомствода "Российская газета"га хәбәр итүләренчә, мондый исемлекләр 1998 елдан бирле яңадан басылып чыкканы булмаган.

Шул ук вакытта кичә ведомствода илдә биологик чыганакларны һәм кыргый хайваннарны, шул исәптән Россия Кызыл китабына кертелгәннәрне, законсыз рәвештә табу һәм әйләнештә йөртүдә җаваплылык көчәйтелүен җиткергәннәр.

Тиешле закон проекты Россия Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә эшләнгән.

Үзгәрешләр кертү "Интернет" челтәрендә кыргый хайваннарның тире, сөякләрен һәм судагы биологик чыганакларны күпләп сату белән бәйле.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100