news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табигате буенча Шәймиев намуслы кеше. Сәясәттә бу сыйфатны саклау авыр — Р.Ибраһимов

Сайлаган юлыннан тайпылмыйча, кайбер сәясәтчеләр кебек бер җирдән икенчесенә сикерми генә, алга бара белә, дип саный җырчы.

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Минтимер Шәрип улы — тарихи шәхес. Ул идарә иткән чорга иң авыр вакытлар туры килде. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов М. Шәймиев хакында шундый фикердә. Бүген 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче шәхес хакында артист “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына җиткергән фикерләрендә Минтимер Шәрип улының бик тәрбияле булуын билгеләп үтте.

“Ул чорда илдә авыр вакытлар, үзгәртеп корулар булды. Ул үзенең көче, зирәклеге аркасында шундый вакытта да республика һәм Россия дәүләте эчендәге барлык бурычларны үти алды. Аның зирәк булуы нәтиҗәсендә, Татарстан Россия икътисадында һ.б. өлкәләрдә әйдәп баручы ролен башкара. Алай гына да түгел, республика үзенең ресурсларын, резервларын саклап калып, Минтимер Шәрип улының акыл белән эш итүе нәтиҗәсендә актив рәвештә үсеш кичерә”, - диде Ренат Ибраһимов.

Артист беренче Президентның бик тәрбияле һәм культуралы икәнен билгеләп, аның кешелеклелек сыйфатларына да тукталды.

“Табигате буенча Минтимер Шәймиев намуслы кеше. Сәясәттә мондый сыйфатны саклап калу бик авыр. Өстәвенә, теләсә кайсы вакыйгага дипломатик яктан, тыныч кына карый. Сайлаган юлыннан тайпылмыйча, кайбер сәясәтчеләр кебек бер җирдән икенчесенә сикерми генә, алга бара белә. Иң мөһиме — ул авылдан чыккан һәм үз тамырлары белән җирдә нык басып торучы”, - диде артист Минтимер Шәймиев хакында.

Мәдәният өлкәсендә югары белеме булмаса да, Минтимер Шәрип улының ниндидер бер тоемлау сәләте, эчке культурасы бар, дип саный ТР һәм РФ халык артисты. “Аның эчке культурасы дөрес карарлар кабул итәргә һәм дөрес адымнар ясарга ярдәм итә”, – дип нәтиҗә ясады Ренат Ибраһимов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100