news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табигать тарихы музее балаларны Яңа ел яктырткычларын ясау буенча мастер-класска чакыра

15 декабрьдә узачак чарага килүчеләргә барлык материалларны музей бирәчәк.

Табигать тарихы музее балаларны Яңа ел яктырткычларын ясау буенча мастер-класска чакыра
mincult.tatarstan.ru

(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). 15 декабрьдә 11.00 сәгатьтә Татарстанның Табигать тарихы музее балаларны Яңа ел яктырткычларын ясау буенча «Боз әкияте» мастер-классына чакыра. Бу турыда Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Тиздән Казан өстенә ак йомшак юрган ятачак, ул шәһәр урамнарына яктылык һәм уңайлылык өстәячәк. Бу көннәрдә сезгә үз кулларыгыз белән кечкенә генә кышкы могҗиза тудырырга тәкъдим итәбез. Моның өчен “Бозлык чоры”нда яшәүчеләрдән илһам алырбыз, алар кышкы салкыннар белән яхшы таныш. Кунактан кайткач, эшкә тотынабыз: ак кәгазь, ак калька, ак карлардан могҗиза тудырабыз", диелгән әлеге хәбәрдә.

Барлык кирәкле материалларны музей бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100