Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Табигать тарихы музее Бөтендөнья хайваннар көнен зурлап билгеләп үтә
Бу көннәрдә музейга килүчеләр өчен бай эчтәлекле программа әзерләнгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). 6 һәм 7 октябрьдә Табигать тарихы музеенда Бөтендөнья хайваннар көненә багышланган бәйрәм булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Бу көннәрдә бирегә килүчеләргә бай эчтәлекле программа тәкъдим ителәчәк.
6 октябрь программасы:
10.00 - 16.00 - Квест. Кызыклы һәм күптөрле хайваннар дөньясына сәяхәт кылыгыз. Барлык сорауларга да дөрес җавап биргән иң актив катнашучыларга төсле календарьлар бүләк итәчәкләр. Үзегез белән карандаш яки ручка алырга онытмагыз.
11.00 - 15.00 - “Ачышлар бүлмәсе” проектын тәкъдим итү. Музей кунаклары күп кенә сорауларга җавап таба алачак. Микроскоп ярдәмендә үзләштергән белемнәр укучыларның хәтерендә озак сакланачак.
11.00 - “Хайваннар дөньясында” музыкаль викторинасы. Һәр катнашучы тавышлар буенча хайваннарны танып-белү сәләтен тикшереп карый ала. Керү ирекле.
13.00 - 16.00 - “Табигый маскарад” аквагримы. Һәрбер бала үзе яраткан хайван образына керә алачак, музей буйлап сәяхәт тә күңеллерәк була.
15.00 - Полимер балчыктан әйберләр ясау буенча остаханә.
7 октябрь программасы:
10.00 - 16.00 - Квест. Үзегез белән карандаш яки ручка алырга онытмагыз.
11.00 - 15.00 - “Ачышлар бүлмәсе” проектын тәкъдим итү. Музей кунаклары күп кенә сорауларга җавап таба алачак.
13.00 - "Хайваннар һәм балалар" квиз-лекциясе. Керү ирекле.
13.00 - 16.00 - “Табигый маскарад” аквагримы.
13.00 - Интерактив фәнни тамаша.
14.00 - Катнаш техникалы рәсем ясау буенча остаханә. Иҗат өчен яңа мөмкинлекләр ачыгыз.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 567-80-37, 567-80-35
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз