news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табигать саклау законнарын бозучыларны халык фаш итә

"Халык контроле"ннән -19, "Мәктәп эко-патруле" кушымтасыннан - 8 һәм WhatsAp, Telegram, Экосигнал элемтә каналларыннан 8 шундый мәгълүмат алынган.

Табигать саклау законнарын бозучыларны халык фаш итә
http://eco.tatarstan.ru

(Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). Табигать саклау законнарын бозучыларны халык фаш итә. "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы, WhatsApp, Telegram, Экосигнал программалары, шулай ук "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы – боларның барысы да республикада яшәүчеләргә табигать саклау законнары бозылу очраклары турында хәбәр итү мөмкинлеген бирә. Барча мәгълүмат Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына килә. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әйтик, санитар-экологик ике айлыгы башланганнан бирле телефон кушымтасы аша 40 хәбәр килде. Шулардан 19 мөрәҗәгать - "Халык контроле"ннән, 8е  -"Мәктәп эко-патруле" кушымтасыннан һәм 13 хәбәр WhatsAp, Telegram һәм Экосигнал элемтә каналларыннан алынды.

Исегезгә төшерик, гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз табу, санкцияләнмәгән чүплек урыны, су объектыннан файдалану мөмкинлеген чикләү, тыелган матдәләрне сулыкка ташлау, атмосфера һавасын пычрату очраклары турында шулай ук (843) 267-68-67 телефоны буенча да хәбәр итәргә була, диелә министрлыкның матбугат хезмәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100